Татарча көрәш буенча бүген тәмамланган Татарстан чемпионаты нәтиҗәләре мәгьлум булды.
Беренче бишлекне Яңа Савин, Теләче, Балтач, Әлмәт һәм Кукмара көрәшчеләре бүлеште. Үз үлчәү авырлыкларында Нәфис Миннебаев( Биектау), Марат Каримов ( Әлмәт), Азат Нурмөхәмәтов ( Яңа Савин), Рамил Синякаев ( Әлмәт), Илдар Гиниятуллин ( Теләче), Ренас Калимуллин ( Түбән Кама), Булат Мусин ( Яңа Савин), Раил Нургалиев ( Теләче), Радик Салахов ( Зәй), Ильяс Галимов ( Әлмәт) чемпионнар булып калдылар. Ни кызганыч, балыкбистәлеләрне беренче өчлектә күрергә насыйп булмады. Команда 26 урын белән канәгатьләнергә мәҗбүр булды.
Нет комментариев