Балык Бистәсе икенче мәктәбе командасы чемпионатта беренче урынны яулады
Спорт

Балык Бистәсе икенче мәктәбе командасы чемпионатта беренче урынны яулады

"Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында район мәктәпләре командалары арасында "КЭС-БАСКЕТ" баскетбол лигасы чемпионаты булып узды.

Беренче урынны тренер Владимир Фадейчев җитәкчелегендәге Балык Бистәсе икенче мәктәбе командасы яулады. Икенче-өченче урыннарны Югары Тегермәнлек (тренер Рафис Минһаҗев), Балык Бистәсе гимназиясе (Ренат Минугалиев) баскетболчылары бүлештеләр.

Балык Бистәсе икенче мәктәбенән Никита Столяров ярышларның иң яхшы уенчысы, Югары Тегермәнлек мәктәбеннән Эмиль Сафин-иң яхшы сакчы, Балык Бистәсе гимназиясенән Булат Габдриев иң яхшы һөҗүмче булып танылдылар.

Фото sportoboz.ru


Нет комментариев