Кызыл. Сары. Яшел рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстан юлында коточкыч һәлакәт: үлүчеләр дә бар (+фото)
Юл-транспорт һәлакәте Әлмәт - Бөгелмә трассасында булган.
-
Инспектор белән "килешә алмаган" Вьетнам кешесе 48 мең сум штраф түли
Казанда 44 яшьлек Вьетнам гражданинын хөкем иттеләр. ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә теләве аркасында тотылган әлеге ир-атка карата җинаять эше кузгатылган була.
-
Һәлакәт аркасында 3 кешенең гомере өзелгән-фотолар
Кичә, 21 сентябрьдә, 13:30 сәгатьтә М-7 "Волга" трассасында (Питрәч районы биләмәсендә) коточкыч юл-транспорт һәлакәте булуы хакында хәбәр ителгән иде. Һәлакәттә өч кешенең гомере өзелүе хакында хәбәр ителде.
-
Балык Бистәсе районында коточкыч һәлакәт
Куркыныч юл-транспорт һәлакәте бүген, 21 сентябрьдә, Балык Бистәсе районында булган. Балыклы Чүкәй авылыннан ерак түгел урында, М-7 трассасында берничә автомобиль бәрелешкән.
-
“Игътибар – балалар!”: нәтиҗәләр ясала
Яңа уку елы җитү белән, шәһәр-районнарда балалар катнашындагы һәлакәтләр саны арта. Шуны истә тотып, 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр Татарстанда "Игътибар - балалар!" акциясе узды.
-
Сак булыгыз! Алдаркараклар “штраф” сала
Хәзер алдаркараклар ЮХИДИ штрафлары квитанцияләрен "басарга" да өйрәнгәннәр. Ялган квитанцияләр ЮХИДИ исеменнән таратылалар.
-
Казан юлында һәлакәт: шаһитлар эзләнә
ЮХИДИ хезмәткәрләре ике юл-транспорт вакыйгасы шаһитларыннан элемтәгә чыгуларын сорый. Бу хакта Казан буенча ЮХИДИ идарәсе хәбәренә таянып, шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы җиткерә.
-
Бер көндә – өч һәлакәт...
Сентябрьнең 14 көнендә Татарстандагы юлларда кешегә турыдан-туры бәла-каза, фаҗига китергән 191 һәлакәт очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, 25 кешенең гомере өзелгән, 225 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына таянып, "Татар-информ" хәбәр итә.
-
Җаваплылыктан качам димә!
Безнең Рәсәйдә юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата кырыс законнар кабул ителә.
-
Юл ялгышлыкларны гафу итми
Бүген юлларда транспорт чаралары күзгә күренеп арта.
-
Җәяү йөрү хәерлерәк
Тиздән республиканың барлык "тимер ат" хуҗалары берәм-берәм җәмәгать транспортына күчеп утыра башламагае. Ник дигәндә, белгечләр көз көне бензин бәяләре "котырып" үсәргә мөмкин дип кисәтә.
-
Балалар утырган микроавтобус һәлакәткә юлыккан (+ФОТО)
Яшь спортчыларның Казахстанга барышы булган.
-
Әллә язмыш, әллә ялгыш – төшеп калган тәгәрмәч 3 яшьлек баланың гомерен өзгән
Йөк машинасыннан төшеп калган тәгәрмәч 3 яшьлек баланың гомерен өзгән. Әлеге һәлакәт кичә кичкә таба Башкортстанның Туймазы районында булган.
-
Җиңү көнендә халык өстенә менгән такси йөртүчене хөкем иттеләр
Киров районы суды, 9 май кичендә җиде җәяүлене бәрдергән такси йөртүчегә карата хөкем карары чыгарды. Әлеге һәлакәттә 7 яшьлек кыз бала, ә өч атнадан хастаханәдә аның әнисе вафат булган иде.
-
Хатын-кыз гаебе белән юл һәлакәте булган
Lada Kalina машинасы шоферы борылышта KIA Soul машинасына юл бирми һәм бәрелә.