Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

“Игътибар – балалар!”: нәтиҗәләр ясала

Яңа уку елы җитү белән, шәһәр-районнарда балалар катнашындагы һәлакәтләр саны арта. Шуны истә тотып, 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр Татарстанда "Игътибар - балалар!" акциясе узды.

Әлеге чара юл-транспорт һәлакәте аркасындагы балалар травматизмын кисәтү, балалар һәм яшүсмерләрнең юл йөрү кагыйдәләренә игътибарын арттыру максатыннан уздырыла. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: 2015 елның 7 аенда Татарстан юлларында балалар катнашындагы 302 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 10 сабый һәлак булган, ә 308е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, юл һәлакәтләрнең саны - 21гә, үлүчеләр - 1гә, зыян күргәннәр 45 балага кимегән.

Тик шунысы да бар: җәяүле балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре, киресенчә, арта. 7 ай дәвамында җәяүле сабыйлар катнашындагы 157 һәлакәт теркәлгән. Мондый бәла-казаларның саны юл-транспорт һәлакәтенең гомуми санының 52 процентын тәшкил итә. Велосипедта йөри торган балалар катнашында 33 һәлакәт теркәлгән.

Мототранспорт белән идарә итүче балалар катнашында да бәла-казалар булмый калмый. Мәсәлән, быел мопед, скутерда йөрүче балалар 7 юл һәлакәтенә очраган. Аларда ике бала һәлак булган, алтысы тән җәрәхәтләре алган. Мәсәлән, 31 июль көнне Яңа Чишмә районында 15 яшьлек яшүсмер мотошлемсыз, ОСАГО полисыннан башка, ЮХИДИдә теркәлмәгән мотоцикл белән идарә иткәндә, ГАЗ автомобиле белән бәрелешә. Хәер, ГАЗ машинасын йөртүче үзе дә юл йөрү кагыйдәләрен боза - руль артына исерек килеш утыра. Нәтиҗәдә мотоцикл йөртүчесе белән аның пассажиры үлә.

"Игътибар - балалар!" акциясе дәвамында төрле чаралар уздырылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан җәяүлеләргә юл бирмәгән йөртүчеләрнең хокук бозуларын тыю максатыннан рейдлар үтте. Шулай ук Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашындагы ата-аналар җыелышлары, төрле конкурс, викториналар да узды.

Моннан тыш, 1-10 сентябрь дәвамында "Бала - төп пассажир" дип аталган акция дә узды. Аның дәвамында юл-патруль хезмәте постлары гомумбелем бирү оешмалары янына куелды. Көн саен 100дән артык хокук бозу теркәлә. Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә балаларны йөрткәндә кагыйдәләрне үтәмәгән өчен 3 мең сум штраф салына.

Яшь хокук бозучылар полиция хезмәткәрләренең һәрвакыт күз уңында. Дәүләт автоинспекциясе, участок полиция һәм балигъ булмаганнар эше хезмәткәрләре тарафыннан балаларга карата "Стоп - синең тормышың куркыныч астында!" дигән карточкалар төзелә. Әлеге белешмәләрдә юл йөрү кагыйдәләрен бозу турында мәгълүмат теркәлә. Аннан соң алар профилактик эшләр үткәрелсен өчен белем бирү учреждениеләренә җибәрелә.

"Игътибар - балалар!" акциясе республикабызның төрле районнарында да киң колач җәя. Мисал өчен, Түбән Камада 8 балалар бакчасына йөрүчеләр һәм аларның тәрбиячеләре ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә "Юл хәерле булсын" дигән чара уздырган. Аның дәвамында машина йөртүчеләр балалар кулыннан гадәти булмаган хат алган. Автомобильчеләргә мөрәҗәгать белән язылган әлеге хатларда сабыйлар тизлекне арттырмауны, җәяүлеләргә юл бирүне, исерек килеш руль артына утырмауны сораган. Үз чиратларында, балалар үзләре дә юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска сүз биргән. Тәрбиячеләр әйтүенчә, сабыйлар бу хатларны бер атна дәвамында әзерләгән. Машина йөртүчеләргә мондый хатларны алу башта шаккатыргыч булып тоелса да, соңыннан алар үзләре дә бу сорауларны үтәргә сүз биргән.

Ә Алабугада яшь инспекторлар ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә укучыларга яктылыкны кире кайтара торган браслетлар өләшкәннәр. Аларны кул, өске кием, букчага ничек дөрес урнаштырырга кирәклеген аңлатканнар. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен искә төшергәннәр. Укучылар шулай ук әлеге кагыйдәләр теркәлгән махсус буклетлар да алган.

Казанның Урицкий исемендәге паркта "Куркынычсыз зебра" акциясе үткәрелгән. Балалар анда мавыктыргыч уеннарда катнашкан. Юл хәрәкәте катнашучылары үз фантазияләрен "Мин юл кагыйдәләре турында нәрсә беләм?" дигән конкурста асфальтка рәсемнәр ясаган. Шулай ук ди-джей Куян турындагы спектакль дә балаларда зур кызыксыну уяткан. Татарстан башкаласында шулай ук "Итагатьле машина йөртүче" дигән чара да узган. Аның дәвамында җәяүлеләргә юл биргән автомобильчеләр махсус бүләкләргә дә ия булды.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте катнашучыларын игътибарлы, сак булырга чакыра.

Алинә Минневәлиева.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/48897

Фото: http://horoshevka-gazeta.ru/upload/resize_cache/iblock/3a1/300_0_1/3a192b967aa829e8262c5f868b8daa5a.jpeg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сак булырга чакыра