Казан юлында һәлакәт: шаһитлар эзләнә
ЮХИДИ хезмәткәрләре ике юл-транспорт вакыйгасы шаһитларыннан элемтәгә чыгуларын сорый. Бу хакта Казан буенча ЮХИДИ идарәсе хәбәренә таянып, шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы җиткерә.
2015 елның 8 июлендә 15:15 сәгатьләр тирәсендә "Lada-2114056" автомобиленең 56 яшьлек йөртүчесе, ТЭЦ урамы буенча Белинский урамы ягыннан Икмәк заводы юнәлешенә таба хәрәкәт итеп, ТЭЦ урамы буенча урнашкан 25а номерлы йорт каршында 30 яшьлек ханымны бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында җәяүленең сәламәтлегенә каты зыян китерелгән.
2015 елның сентябрендә 19:10 сәгать тирәсендә "Лада Приора" автомобиле йөртүчесе, Вишневский урамы буенча Шмидт ягыннан Калинин юнәлешендә хәрәкәт итеп, Достоевский урамы буенча урнашкан 44/6 номерлы йорт каршысында бер ир-атны бәрдерә, җәяүле тән җәрәхәтләреннән урында ук җан бирә.
Казан буенча ЮХИДИ идарәсе юл-транспорт һәлакәтенең шаһитларының 533-38-66 телефон номеры буенча элемтәгә чыгуларын сорый.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48789
Фото: http://www.korupciya.com/wp-content/uploads/2015/08/cRBFv-ZVo18.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев