Безнең Рәсәйдә юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата кырыс законнар кабул ителә.
Әмма аларны үтәмәүчеләр дә күп. Үтәмәгән өчен түләмәүчеләр дә бихисап. Бу очракта сүзем- юл- транспорт кагыйдәләрен үтәмәгән өчен салынган штрафларын түләмәүчеләр, дөресрәге түләмәскә маташучы "хәтерсезләр" хакында. Маташучылар дим, чөнки күпме сузып, качып йөрсәң дә җаваплылык котылгысыз. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Айрат Сафиуллин сөйли.
-Юл кагыйдәләрен бозуны кайберәүләр "егетлек"кә, "текәлек"кә саныйлар күрәсең. Каядыр ашыгып куркынычсыз тизлекне арттыралар, автомобиль трассаларында узыш оештыралар. Ахыры чиктә мондый агрессив йөрү стиле юл һәлакәтләренә, фаҗигаләргә илтә. Ярый да соң "лихач" үзе генә зыян күрсә. Бер гаепсез пассажирлар, автомобильчеләр тән җәрәхәтләре алалар, һәлак булалар бит. Түләнмәгән штрафлар белән аварияләрне бәйләвем очраклы түгел. Статистика күрсәткәнчә, юл йөрү кагыйдәләрен даими бозучылар, җаваплылыктан качып штрафларын түләми йөрүчеләр иртәме-соңмы авария ясыйлар. Әле июль аенда гына Түбән Кама шәһәрендә "БМВ" белән идарә итүче 22 яшьлек егет куркынычсызлык тизлекне сакламыйча, бер хатын-кызны бәрдереп үтерде. Бу егет 2015 елда тәрәзәләрен каралткан өчен 4 мәртәбә җаваплылыкка тартылган булган. Әмма тәрәзәсендәге пленканы да куптармаган, штрафларын да түләмәгән. Экспертлар фикеренчә, төнге икенче яртыда ясалган авариягә күз күремен чикләгән каралтылган тәрәзәләр сәбәп булган да инде.
29 июль көнне Казан шәһәрендә "Лада-Приора" йөртүче ике пенсионерны таптатты. Бу автосөюче агымдагы елда гына да сигез мәртәбә тизлекне арттырганы өчен җаваплылыкка тартылган булган. Соңгы 3 штрафы түләнмәгән, димәк тиешле нәтиҗәләр дә ясамаган.
Безнең район автомобильчеләре арасында да административ штрафларны вакытында түләмәүчеләр күп. Андый "хәтерсез"ләргә карата 79 беркетмә төзелде. Унбиш автомобильче 3 тән алып 5 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды, дүртесе төзәтү эшләренә тартылды, 60 автосөючегә икеләтә күләмдә штраф салынды.
Хәзер юл хәрәкәтен күзәтчелек итүче инспекторлар транспортчыларның түләнмәгән штрафлары булу-булмауны даими рәвештә тикшерәләр. Барлык юл- патруль службасы нарядларының он-лайн режимда штрафларны тикшерү приборлары бар. Шулай бер вакыт инспекторларыбыз алгы тәрәзәләре тонировкаланган "уникеле"не туктаталар. Тикшерү барышында Трой-Урай егетенең 20 мең сумнан артык түләнмәгән штрафлары булу ачыклана. Юл йөрү кагыйдәләрен бөтенләй санга сукмый икән егет. Куркынычсызлык каешын каптыруны да кирәк санамаган, тизлекне арттырыга да яраткан...Өстәвенә тәрәзәләрен дә дөм каралткан. Штрафларын вакытында түләмәгән өчен бер мәртәбә җаваплылыкка тартылган да икән үзе, икеләтә күләмдә штраф түләгән. Ә бу юлы штраф белән генә котыла алмады инде. 5 тәүлеккә административ кулга алынды.
Билгеле булганча, Россия Федерциясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча, административ штрафларны вакытында, ягъни 60 көн дәвамында түләмәгән өчен штрафларны икеләтә (әмма 1000 сумнан да ким түгел) күләмдә түләтү, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яки 50 сәгаткә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту каралган. Әмма җәза төре штраф буенча бурыч күләменә бәйле түгел. Мәсәлән, Әлмәт шәһәрендә тоткарланган 20 яшь лек егеткә 500 сум штрафын вакытында түләмәгән өчен суд 5 тәүлеккә кулга алу турында карар чыгарган.
Моннан тыш, штраф бурычларын түләттерүнең автотранспорт чараларын кулга алу кебек формасы да киң кулланыла башлады. Агымдагы елда гына да республикабызда 52 машина кулга алынды. Алга таба бу транспорт чараларының бурычны каплау өчен сатып җибәрелү ихтималы да бар. Июль аенда Яшел Үзәндә яшәүче граҗданинның 30 мең сум бурычы өчен "Вольво" машинасы, Яр Чаллыда яшәүченең "ВАЗ-2110" машинасы кулга алынды.
Штрафларын түләмәүчеләрнең чит илгә чыгу хокукы да чикләнергә мөмкин. 7 ай эчендә 10 меңнән артык кешегә шундый җәза чарасы кулланылды. Кайберәүләре бу хакта аэропортта гына белгәннәр. Мондый кыен хәлләрдә калмас өчен штрафларны вакытында түләргә кирәк. Кагыйдә боздыңмы, җаваплылыктан качып котылмакчы булма инде. Ә иң хәерлесе кагыйдәләрне үтәп йөрүең.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев