Кызыл. Сары. Яшел рубрикасы буенча яңалыклар
-
Игътибар! Татарстанда күпер җимерелә башлаган: трассаны яптылар
Кичә 25 февральдә, Казан-Оренбург юлының 173 нче чакрымында - Ленино авылындагы Шушма елгасы аша салынган күперне яптылар. Биредә күпернең яр буе нигез ныгытмасы җимерелә башлаган. Шуның аркасында күпердә ярыклар барлыкка килгән, транспорт белән йөрү куркынычка әйләнгән.
-
Балык Бистәсенең иң яхшы машина йөртүчеләре ачыкланды
23 февральдә Балык Бистәсе автомәктәбе (РОСТО) һәм район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе Ватанны саклаучылар көненә багышлап ир-егет автосөючеләр арасында һөнәри осталык конкурсы үткәрделәр. Ярышта барлыгы ун автосөюче катнашты.
-
Татарстанда зур һәлакәт: ире үлгән, хатыны вакытыннан алда бала тапкан
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 3 февральдә, 17 сәгатьләр тирәсендә Казан-Оренбург юлында - Яңа Чишмә районы биләмәсендә булган. Казан ягыннан килүче "Лада Калина" автомобиле юеш асфальтта куркынычсыз тизлекне арттырып җибәрә һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, Оренбург ягыннан килүче "Рено" йөк машинасына бәрелә.
-
Штрафларны вакытында түләвең отышлы
"Юл-йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафның яртысын гына түләү турында Закон чыккан дип ишеткән идек. Бу дөресме? И. Шакирҗанов".
-
Бөгелмәдә ике йөк машинасы бәрелешкән (ФОТО, ВИДЕО)
Кичә иртәнге уннар тирәсендә Бөгелмә районында ике йөк машинасы бәрелешә. Нәтиҗәдә, 42 яшьлек Mercedes пассажиры җан биргән, дип хәбәр итә "Лениногорские вести".
-
Арча районында юл һәлакәте (ВИДЕО)
Кичә Казан - Арча юлында коточкыч авария була.
-
Балык Бистәсе районында таныклыксыз шофер авария ясады
Гыйнвар аенда район территориясендә 4 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 1 кеше һәлак булды, 5 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар.
-
Кышкы юллар саклык сорый
2015 елда Балык Бистәсе территориясендәге юлларда 38 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 7 кеше һәлак булды, 42 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. 2014 ел белән чагыштырганда аварияләр саны 6 очракка, тән җәрәхәте алучылар 3 кешегә артыграк булды. Шул ук вакытта аварияләрдә һәлак булучылар саны 10 кешегә кимеде.
-
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә мәктәп укучысы үлгән
Укучы баланы 41 яшьлек йөртүче идарә итүендәгеToyota Corolla автомобиле бәрдергән.
-
Яңа ел бәйрәмнәре чорында Балык Бистәсе территориясендә 3 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән
Яңа ел бәйрәмнәре чорында район территориясендә 3 юл- транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 5 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. 3 автомобильче исерек хәлдә, 2 кеше машина йөртү таныклыгы булмаган килеш (берсе таныклыгыннан мәхрүм ителгән) руль артына утырганнары өчен җаваплылыкка тартылдылар.
-
Татарстанда коточкыч һәлакәт (ВИДЕО 18+)
8 гыйнварда булган юл-транспорт һәлакәтенең видеосы бүген интернет челтәрендә пәйда булды.
-
Татарстанда көтычкыч авария: җиңел машина авыр йөк машинасы астында калып сытылган-Фотолар
Казан читендә генә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Кичә, 11 гыйнварда, Казан янында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган - җиңел автомобиль йөк машинасы астында калган.
-
Ахрызаман бу - яшьләр кырыла!
28 яшьлек егетнең гомере кинәт һәм фаҗигале төстә өзелә.
-
Раштуа бәйрәмендә коточкыч авария:ике кешенең гомере өзелгән
Машина йөртү таныклыгы булмаган 17 яшьлек кыз каршы як полосага чыгып икенче машина белән бәрелә.
-
Татарстан юлында һәлакәт: бер кеше үлгән, бишәү зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте кичә 14:22 сәгатьтә Казан - Шәмәрдән автомобиль юлының 34 нче чакрымында килеп чыккан.