Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Балык Бистәсе территориясендә 3 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән

Яңа ел бәйрәмнәре чорында район территориясендә 3 юл- транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 5 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. 3 автомобильче исерек хәлдә, 2 кеше машина йөртү таныклыгы булмаган килеш (берсе таныклыгыннан мәхрүм ителгән) руль артына утырганнары өчен җаваплылыкка тартылдылар.

4 гыйнварда 6.00 сәгатьтә Анатыш ягулык салу станциясе тирәсендә УАЗ автомобилен йөртүче куркынычсыз тизлекне арттыра һәм юл кырыеннан баручы җәяүлене бәрдерә. Җәяүленең киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булмый.
6 гыйнвар көнне М-7 юлында "Шкода Октавиа" йөртүче куркынычсыз тизлекне арттыра, дистанцияне сакламый һәм «Черри Тиго» автомобиленә бәрдерә. "Черри" үз чиратында "Мерседес" йөк машинасына барып бәрелә. Нәтиҗәдә 3 кеше тән җәрәхәтләре алалар.
10 гыйнварда М-7 трассасында "Лексус" автомобилен йөртүче тиешле тизлекне арттыра, руль идарәсен югалтып каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "Хундай Гетц» автомобиле белән бәрелешә. 1 кеше зыян күрә.
Кышкы юл игътибарлылык таләп итә. Сак булыгыз, хөрмәтле автосөючеләр.
Фото: http://uincar.ru/files/images/news/6730-na-trasse-pod-novotroickom-v-dtp-pogibli-dva-cheloveka.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига