Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Кышкы юллар саклык сорый

2015 елда Балык Бистәсе территориясендәге юлларда 38 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 7 кеше һәлак булды, 42 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. 2014 ел белән чагыштырганда аварияләр саны 6 очракка, тән җәрәхәте алучылар 3 кешегә артыграк булды. Шул ук вакытта аварияләрдә һәлак булучылар саны 10 кешегә кимеде.

Юл-транспорт фаҗигаләренең төрләренә килсәк, узышу кагыйдәләрен бозып,руль идарәсен югалтып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып бәрелешү иң еш кабатлана торган юл-транспорт һәлакәте. Гадәттә, аның нәтиҗәләре аяныч, корбаннар саны да күп була. Узган 12 айда шундый 15 авария булды. Аларда 2кеше һәлак булды, 17 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Юл кырыена төшеп аву күңелсез статистикада икенче урынны алып тора. Шундый 13 авариядә 19 кеше яраланды.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренең төп эшчәнлеге фаҗигаләрне кисәтүгә юнәлдерелгән. Узган елда инспекторларыбыз юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуның 1960 очрагын кисәттеләр. Бу җәһәттән участок инспекторлары да зур ярдәм күрсәттеләр. Алар 713 кагыйдә бозу очрагын ачыкладылар. 102 транспортчы машина белән исерек хәлдә идарә иткәннәре, 47 шофер узышу кагыйдәләрен бозганнары өчен җавапка тартылдылар. Нәкъ менә шушы төр кагыйдә бозулар фаҗигаләргә илтә дә инде. Транспортчыларның куркынычсызлык чараларына карата битарафлыгы да һич аңлашылмый. 2015 елда 1195 шоферга куркынычсызлык каешларын каптырмаган өчен, 205 шоферга балаларны махсус креслоларсыз йөрткән өчен штраф салырга туры килде. Җәяүлеләр арасында да юл кагыйдәләрен санга сукмаучылар очрап тора. 200 кеше административ җаваплылыкка тартылдылар.

Кыш транспортчылар, автосөючеләр өчен гаять катлаулы чор. Соңгы атналарда кар-бураннар юлларга көртләр өеп куя. Җылытып суытса бозлавык хасил була. Нәтиҗәдә, юл-транспорт фаҗигаләренең бермә-бер артуы күзәтелә. Бу шартларда машина йөртүчеләрдән осталык та, саклык та таләп ителә. Юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем үзара ихтирамлы булсыннар иде. Юллар иминлеге күп очракта транспортчыларның үзләренә бәйле бит.

Айрат Сафиуллин,

район ЮХИДИ бүлеге башлыгы.

Фото: редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саклык