Штрафларны вакытында түләвең отышлы
"Юл-йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафның яртысын гына түләү турында Закон чыккан дип ишеткән идек. Бу дөресме? И. Шакирҗанов".
Газета укучыбызның әлеге соравына Район ЮХИДИ бүлегенең административ законлылыкны үтәү буенча инспеторы Руслан Хәмәтвәлиев җавап бирә:
"Әгәр транспорт йөртүче административ хокук бозуын таныса, беркетмә төзегәннән соң 20 көн дәвамында штрафының 50 процентын гына, әмма 100 сумнан да ким түгел түләү хокукына ия. Законга үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнвареннан үз көченә керә.
Әмма әлеге ташлама руль артына исереп утыручыларга, медицина тикшерүеннән баш тартучыларга, исереккә руль бирүчеләргә, тизлекне сәгатенә 40 километрдан артыкка арттырган өчен икенче мәртәбә штрафка тартылучыларга, икенче мәртәбә светофорның кызыл утына, каршы хәрәкәт полосасына чыгучыларга, сәламәтлеккә авыр яки уртача зыян салган өчен штраф салынганнарга, теркәлмәгән машина белән икенче мәртәбә идарә итүчеләргә кагылмый.
Шунысын да исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча, административ штрафларны вакытында, ягъни 60 көн дәвамында түләмәгән өчен штрафларны икеләтә (әмма 1000 сумнан да ким түгел) күләмдә түләтү, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту каралган.
Штрафын түләүдән качып йөрүчеләрнең Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукы да чикләнә. Хәзер штраф буенча бурычы булганарның транспортын кулга алу кебек чара да актив кулланыла. Соңыннан ул штраф буенча бурычны түләү өчен сатылырга да мөмкин.
Мондый күңелсезлекләргә дучар булмас өчен административ штрафларны вакытында түләвең хәерле инде.
Фото: редакция архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев