Балык Бистәсе  "Йолдыз" балалар бакчасында Сабантуе
Мәгариф

Балык Бистәсе "Йолдыз" балалар бакчасында Сабантуе

Жилферди чиккән сөлгеләр, Бүләкләр күбебезгә. Көрәшик тә, узышыйк та, Сабантуй бүген бездә ! Җәйге иң матур бәйрәмнәренең берсе- Сабантуй- «Йолдыз» балалар бакчасында оештырылды.

Быелгы Сабантуе бакча ишегалдында матур итеп бизәлгән спорт мәйданда узды. Халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган Сабантуй бәйрәменең балалар өчен әһәмияте бик зур. Бәйрәмне балалар көтеп алдылар.Бәйрәмгә әзерлек эшләре алдан ук башланды.Балалар төркемнәрдә Сабантуй турында җырлар, шигырьләр өйрәнделәр.Тәрбиячеләр әңгәмәләр уздырды: бәйрәмне сүрәтләгән рәсемнәр, презентацияләр күрсәттеләр, милли бизәкләр, милли уеннар белән таныштырдылар. Бу бәйрәмдә балалар көчлелектә, чыдамлылыкта, җитезлектә ярыштылар.Сабантуйда борынгыдан ук гадәткә кергән уеннар уйнатылды: "Кашыкка йомырка салып йөгерү", "Ат чабышу", "Бау тартышу", "Су ташу", "Капчык киеп йөгерү", "Капчык белән сугышу". "Чүлмәк вату" уены да онытылмады! Чүлмәк вату ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен: күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга маташучыларга бар балалар карап көч биреп торды.

Барлык уеннарда да балалар теләп катнаштылар, үз-үзләрен кыю тоттылар. Бәйрәм ахырында һәр балага бүләк таратылды.Балалар өчен Сабантуй - күңелле вакыйга һәм ул гомерлеккә хәтер сандыгында сакланыр.

Алсу Ризаева.

Татар теле тәрбиячесе.


Нет комментариев