Авыз кибү нәрсә белән бәйле? (табиб киңәше)
Медицина

Авыз кибү нәрсә белән бәйле? (табиб киңәше)

Укучыбыз сорау җибәргән: "Соңгы арада авыз кибүдән интегәм. Төнлә дә торып су эчәм. Бу нәрсәдән икән?"


Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Яр Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Аглиева җавап бирә.


Гүзәл Сәгыйтова:


Бу шикәр чиренә ошаган. Участок табибына барып, шикәр күләмен билгеләүгә кан анализын тапшыруга юллама сорасын.


Ләйсәния Аглиева:


Авыз кибү, төнлә дә торып су эчү - шикәр чире билгесе, шулай ук ашказан, эчәкләрнең дөрес эшләмәвеннән дә булырга мөмкин. Терапевтка барып тикшеренергә кирәк.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65662-avyiz-kibү-nәrsә-belәn-bәyle?-sorau-җavap.html

фото интернет чыганаклардан алынды.


Нет комментариев