Юл һәлакәтендә  «КАМАЗ» йөртүчесе һәлак булган
Фаҗигаләр

Юл һәлакәтендә «КАМАЗ» йөртүчесе һәлак булган

Арчада зур тизлектә чокырга төшеп киткән «КАМАЗ» йөртүчесе һәлак булган

  Арча районында зур тизлектә чокырга төшеп киткән «КАМАЗ» йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Бу хакта Республика автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Бүген көндез Орск-Марий Эл трассасының 30нчы чакрымында йөк машинасы йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек сайламаган һәм юл кырыена төшеп киткән», — дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

 

Һәлакәттә машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук вафат була. Фаҗига урынында белгечләр эшли.

 

фото, чыганак http://baltaci.ru/news/yuhidi-h%D3%99b%D3%99r-it%D3%99/krshelrd-faiga

 


Нет комментариев