Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Ык буенда ял иткән егетләрдән көл генә калган (ФОТО)

Крәш Шуран авылы янында "Лада-Приора" машинасына ут капкан.

 Машина эчендәге ике ир-ат янып беткән. Тикшерүчеләр фаразынча, мәрхүм булучылар эчеп утырганнар, янгын сүнми калган тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Фаҗига турында "Татар-информ"ның райондагы чыганагы хәбәр итте.

Тикшерү эше бара, дип яза агентлык. Ир-атларның берсе 1980, икенчесе 1950 нче елгы. Мәрхүмнәр - Минзәлә районының Маҗын авылы кешеләре.

 

Янган машинаны иртән балыкчылар күргән. "Мондый күренешкә беренче тапкыр тап булдым. Йөрәкләрем өзелеп төшәрдәй булды, кемнеңдер газизләре  бит инде болар, дип уйладым. Йомшак җир яна башласа, сикереп торасың бит! Махсус эшләнгән, махсус үтермәгәннәр микән дигән уй да килде башка. Берсенең гәүдәсеннән көл генә калган. Бу куркыныч төш кебек, беркайчан да күз алдыннан китмәс, мөгаен!" - диде озак еллар балык тоту белән шөгыльләнгән М.Хафизов.

 

 

 

 

 

Фото: Айрат Галиев.

 

http://matbugat.ru/news/?id=23447

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса