Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Ярминкә фаҗига белән тәмамланган

Кайбер мәгълүматларга караганда, 86 яшьлек бабай йөрәк өянәгеннән үлгән.

Башкортстанның Күгәрчен районында ярминкәгә азык-төлек сатып алырга килгән 86 яшьлек бабайның кинәт хәле киткән. Аңа ярдәмгә янәшәдә кизү торган табиблар килгән.  Бу турыда "Кызыл таң" хәбәр итә.

Bash.news язуынча, бөтен республика буенча меңләгән кеше кебек үк, әлеге карт та бүген күтәренке кәеф белән үзәк урамга чыккан. Сатучылар, бабай үзен яхшы хис итте, барысы белән дә исәнләште, сәламәтлек теләде, ди.

Фаҗига бабай кәбестә сатып алганда була. Хәле начарланып, егыла башлый, аны сатучы тотып ала. Табиблар аңа беренче ярдәм күрсәтә башлый, ләкин ветеранны коткарып кала алмаганнар.

 

Кайбер мәгълүматларга караганда, бабай йөрәк өянәгеннән үлгән.

Фото: архив

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X