Янган автомобильдә ике ир-ат мәете табылган
Фаҗигаләр

Янган автомобильдә ике ир-ат мәете табылган

Машинаны Керәш-Шуран авылыннан ерак түгел Ык елгасы ярында тапканнар.

Татарстанның Мөслим районында янган машинадан ике ир-ат мәете тапканнар. Ир-атларга 55 һәм 38 яшь булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Машинаны Керәш-Шуран авылыннан ерак түгел Ык елгасы ярында тапканнар. Башлангыч версия буенча, янгын сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Шулай ук автомобильгә техник төзексезлекләр аркасында да ут капкан булырга мөмкин.

Хәзерге вакытта суд-медицина һәм янгын-техник экспертизалары билгеләнгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/20/171935/

фотоcherkesskportal.ru


Нет комментариев