Кичә көндез Теләче районында үлем белән тәмамланган юл һәлакәте булган.
Җиңел машина трассадан кюветка төшеп киткән, шофер урында ук һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт урыныннан шаһитлар сөйләде.
Шаһитлар сүзләренә караганда, бүген Теләче районында Олы Нырсы авылыннан ерак түгел юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә «Лада Гранта» җиңел машинасы юлдан кюветка төшеп, әйләнеп капланган. Машина йөртүчесе һәлакәт урынында вафат булган.
Фото: очевидцы
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев