Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Трассада коточкыч авария : 3 хатын-кыз, 2 бала үлгән

Ялдан кайтып килүләре булган

Екатеринбург-Төмән юлының 48 нче километрында юл һәлакәте була. Авариядә өч олы кеше һәм ике бала үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Авариягә очраган Кia Rio машинасы белән 52 яшьлек Людмила исемле хатын идарә итә. Аның белән 21 яшьлек олы кызы Виктория, бишенче сыйныфта укучы 12 яшьлек кече кызы, дусты — 46 яшьлек Анна һәм Аннаның 10 яшьлек улы була. Алар барысы да үлеп бетә.

Кia Rio машинасы Төмәннән Екатеринбургка таба бара. Йөртүче хатын идарәсен югалта һәм Volvo йөк машинасына килеп бәрелә. 

«Җомга көнне алар Төмәнгә китте, кайнар чишмәләрдә ял итәргә бардылар. Аннары Екатеринбургка кайтып килүләре булган», — дип сөйли мәрхүмә Викториянең дус кызы.

Тагын бер дусты сүзләренчә, Виктория Урал дәүләт юридик академиясе каршындагы Хокук һәм эшмәкәрлек институтында укыган. 

 

«Вика гаилә эшләре буенча юрист булырга теләгән иде. Балачактан ук бию белән шөгыльләнә, минем тормышымда иң позитив кеше иде», — дип искә ала мәрхүмәнең дусты.

Людмила гомере буе медицинада эшләгән. Ул эшли торган Өлкә наркология хастаханәсе сайтында кайгы уртаклашу хәбәре чыкты.

«2014 елдан бирле Людмила Филиппова диспансер бүлегенең алыштыргысыз өлкән шәфкать туташы булды. 2017 елда Свердловск өлкә наркология диспансеры һәм «Урал без наркотиков» реабилитация үзәге берләшкәч, ул Өлкә наркология хастаханәсенең амбулатория-поликлиника бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләде.

Людмила Леонидовна зирәклек, профессиональлек, мәрхәмәтлелек, һөнәргә тугрылык үрнәге иде. Ул һәрвакыт хезмәттәшләренә дә, пациентларга да ярдәм итәргә әзер булды. Тормышта Людмила Леонидовна тормышы ярата торган һәм энергияле кеше иде», диелә бу хәбәрдә.

Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авария кичке җиделәр тирәсендә була. ЮХИДИ хезмәткәрләренең якынча белешмәсе буенча, җиңел машинаны йөртүче идарәсен югалткан, каршыга килә торган йөк машинасына бәрелгән. Салондагы биш кеше — барысы да — табиблар килгәнче үлгән. Балалар арткы утыргычта булган, алар иминлек каешын эләктермәгән. Бу урында ике якка да хәрәкәт кыенлашкан, юл инспекторлары башка машиналарны әйләнгеч юлдан җибәргән, диелә хәбәрдә.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/trassada-kotochkych-faiga-3-khatyn-kyz-2-bala-lgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса