Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Татарстанда янгында өч яшьлек малай һәм бер яшьлек кыз һәлак булган

Балаларның 25 яшьлек анасын уттан күршеләре алып чыккан.

Бөгелмә шәһәрендә узган төндә янгын була. Шәхси йорт янганда өч яшьлек малай һәм бер яшьлек кыз үлгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

"Эшчеләр урамындагы йортта 30 квадрат метр мәйданда янгын чыгу турында хәбәр бүген төнге бердән соң килде", - дип сөйләделәр коткару хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк, яна торган йорттан 25 яшьлек хатын-кызны күршеләре алып чыккан. Аны Бөгелмә Үзәк районы хастаханәсенә озатканнар. Бу хатын ис тиеп агуланган булган. Аның ике баласы янгында һәлак булган.

Янгын килеп чыгу сәбәбен белгечләр ачыклый. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/20/188395/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X