Татарстан трассасында хатын-кызны ике тапкыр бәрдерәләр
Фаҗигаләр

Татарстан трассасында хатын-кызны ике тапкыр бәрдерәләр

Хатын-кызны җәяүлеләр кичүендә бәрдерәләр, ә аннан сон аны тагын бер автомобиль бәреп китә. Авария Яр Чаллы-Сарман трассасының 9 нчы чакрымында үлем белән тәмамланган.

 Аварияне икенче машинада булган видеорегистратор төшереп алган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, трассада «Лада» шоферы каршыда барган машинаны узмакча була, шул ук вакытта җәяүлеләр кичүенә хатын-кыз килеп чыккан. Нәтиҗәдә, хатын-кызны бәрдергән, арттан килүче машина зыян күрүчене икенче кабат бәреп китә киткән. Һәлакәт нәтиҗәсендә хатын-кыз күп санлы җәрәхәтләр алган һәм шунда ук үлгән.

 

http://saby-rt.ru/news/khvef-khtr/tatarstan-trassasynda-khatyn-kyzny-ike-tapkyr-brderlr

фотоvluki.ru


Нет комментариев