Таксист 9 яшьлек бала гомерен өзгән
Фаҗигаләр

Таксист 9 яшьлек бала гомерен өзгән

Мишкә районында зур фаҗига теркәлгән: карт әнисендә кунакта булган 9 яшьлек малайны авыл урамында такси машинасы бәргән. Алган җәрәхәтләрдән бала һәлак булган.

Малай икенче сыйныфны тәмамлаган булган, имин, яхшы гаиләдә үскән, ел саен җәйге каникулга Уфадан карт әнисе янына кайткан.

Аның үлеменә сәбәпче булган таксист хакында авылдашлары: "Ул гел авыл урамнары буйлап та коточкыч тизлектә йөри иде. Мескен баланың гомерен өзгән өчен тиешле җәзасын алыр, дип ышанабыз", - диләр.

 фото архив.

http://matbugat.ru/news/?id=23154

 


Нет комментариев