Суда сабыйның гәүдәсен тапканнар
Фаҗигаләр

Суда сабыйның гәүдәсен тапканнар

Башкортстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, 7 яшьлек баланың гәүдәсе табылган.

Сабыйның җансыз гәүдәсе автомобиль су астына киткән урыннан агым буенча 200 метр түбәнрәк табылган.

8 сентябрьдә Бөредә көймә белән прицеп үзе артыннан суга «УАЗ» автомобилен алып китүе турында «Өмет» сайты язган иде. «УАЗ» эчендә ике олы кеше һәм өч бала була. Башкалар чыга алган, ә менә 7 яшьлек сабый чыга алмаган.

Вакыйга буенча тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан.

Чыганак


Нет комментариев