Өстенә түшәм ишелгән биш яшьлек кыз һәлак
Фаҗигаләр

Өстенә түшәм ишелгән биш яшьлек кыз һәлак

Бала табиблар кулында җан биргән.

Башкортстанда Балалар клиник хастаханәсенә имгәнгән биш яшьлек кызны китергәннәр. Бала табиблар кулында үлеп киткән. Бу турыда "Башинформ"агентлыгы хәбәр итте.

Республика Тикшерү комитеты бу факт буенча тикшерү оештырган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Ленин районындагы шәхси йортта түшәм ишелеп төшкән. Бала шул вакытта имгәнгән. Аны хастаханәгә китергәннәр. Табиблар баланың гомерен саклап кала алмаган, ул хастаханәдә җан биргән.

 

 

интертат

 фотоpixabay.com

ttp://www.sahne.ru/kheberler/7659.html


Нет комментариев