Мәскәү янында Һәлакәткә юлыккан самолетта Казан кешесе дә булган
Фаҗигаләр

Мәскәү янында Һәлакәткә юлыккан самолетта Казан кешесе дә булган

Кичә 71 кеше утырган самолет «Домодедово» аэропортыннан күккә күтәрелеп китүгә һәлакәткә юлыкты.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Һәлакәткә юлыккан Ан-148 самолетында үлүчеләр арасында Казан кешесе дә булган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына әлеге вакыйга белән таныш булган чыганак.
«Татар-информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, 32 яшьлек Екатерина Насыйрованың әтисе һәм әнисе, һәлак булган кызларының шәхесен ачыкларга ярдәм итәчәк анализлар тапшыру өчен, кичә кич белән Мәскәүгә юл тоткан.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Мәскәү өлкәсендә пассажир самолеты һәлакәте турында хәбәр иткән иде.

Нет комментариев