Кызының гомереп өзгән этне ата кеше балта белән чапкан
Фаҗигаләр

Кызының гомереп өзгән этне ата кеше балта белән чапкан

Ленинград өлкәсендә эт тешләгәннән кызы үлгән ата овчарканы балта белән чапкан. Бу хакта Вести ру хәбәр итә.

Ленинград өлкәсенең Приозерски районында 9 яшьлек кыз уйнаганда аңа эт ташланган. Муены тешләнгән кыз хастаханәгә барып җиткәнче җан биргән. Этнең хуҗасы әлеге гаиләнең дусты һәм ул электр чыбыкларын ремонтларга килгән булган.

Приюттан алынган эт урамда борынчыксыз гына йөгереп йөргән, дип хәбәр итә җирле матбугат хезмәте.

 фото russ.news

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kyzyny-gomerep-zgn-etne-ata-keshe-balta-beln-chapkan


Нет комментариев