Куркыныч юл һәлакәте булган (ВИДЕО)
Фаҗигаләр

Куркыныч юл һәлакәте булган (ВИДЕО)

Казанның Совет районында "Хендэ" һәм "Джили" машиналары бәрелешкән, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар. Юл-транспорт һәлакәте тәүлекнең караңгы вакытында Агросәнәгать паркыннан ерак булмаган урында килеп чыккан. Шаһитларның берсе һәлакәтне видеорегистратор камерасына төшереп алган. "Татар-информ" язуынча, автомобильләрнең берсе икенчесен юлдан этеп чыгарып, тимер коймага китереп кыскан. Шәһәр дәүләтавтоинспекциясе мәгълүматлары буенча, машиналарның...

Казанның Совет районында "Хендэ" һәм "Джили" машиналары бәрелешкән, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар. Юл-транспорт һәлакәте тәүлекнең караңгы вакытында Агросәнәгать паркыннан ерак булмаган урында килеп чыккан. Шаһитларның берсе һәлакәтне видеорегистратор камерасына төшереп алган.

"Татар-информ" язуынча, автомобильләрнең берсе икенчесен юлдан этеп чыгарып, тимер коймага китереп кыскан.
Шәһәр дәүләтавтоинспекциясе мәгълүматлары буенча, машиналарның берсен йөрткән 31 яшьлек хатын-кыз җәрәхәтләр алган һәм һәлакәт урыныннан хастаханәгә озатылган.
Юл-транспорт һәлакәтенең өстәмә мәгълүматлары ачыклана.


Нет комментариев