Коточкыч юл һәлакәтендә бер ирнең, 50 метр читкә очып, гомере өзелгән
Фаҗигаләр

Коточкыч юл һәлакәтендә бер ирнең, 50 метр читкә очып, гомере өзелгән

Чаллының Муса Җәлил проспектындагы "Сырхауханә" тукталышында коточкыч фаҗига булган.

 Чәчәк тотып, светофорның яшел утында юлны чыгучы ир-атны 9нчы модель "Лада" машинасы бәрдергән. Шаһитләр әйтүенчә, бәрдергәннән соң ир кеше 7 метр биеклеккә кадәр өскә атылган һәм һәлакәт урыныннан 50 метр читкә килеп төшкән. Зыян күрүченең шунда ук гомере өзелгән, аның бер аягы да өзелгән булган.

 

 фотоkun.uz

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-kotochkych-yul-laktend-ber-irne-50-metr-chitk-ochyp-gomere-zelgn


Нет комментариев