Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Коточкыч авариядә яшь хатын һәлак булган

Коточкыч авариядә яшь хатын һәлак булган, 10 яшьлек улы ятим калган.

Магнитогорск-Ира автоюлында «Киа Спектра», каршы як полосага чыгып, «Патриот» УАЗына бәрелә. Бәрелүдән ике автомобиль дә җимерелә. Шаһитлар ярдәмгә ташлана – алар коткаручыларны һәм юл полициясен чакырта, тик соң була. Чит ил машинасы шоферы алган җәрәхәтләрдән үлә, ә безнең ил автомобилендә килгән гаилә пары имгәнүләр ала.

Аларны якындагы дәваханәгә илтәләр. Һәлакәт факты буенча тикшерү башланган: ЮХХДИ хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый. - Без нәкъ менә «Киа» артыннан трасса буйлап бардык. Ике тапкыр машина тыелган урында узарга чыкты. Ике тапкыр уңыш аның ягында булды, ә өченчесендә - фаҗига.

Коточкыч күренеш, һаман да тынычлана алмыйм, - дип искә ала бер шаһит.

 
Тулырак: http://baltaci.ru/news/yuhidi-h%D3%99b%D3%99r-it%D3%99/mashinasyn-kptn-tgel-gen-satyp-algan-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X