Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Коточкы юл фаҗигасендә 4 кеше вафат

Якынча версия буенча, алда бара торган машинаны узарга чыккач, «ВАЗ-2112» каршы як полосага чыга.

Самара өлкәсенең Сергиев районында коточкыч юл һәлакәте булган. Авариядә дүрт яшь ир-ат үлгән. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсе хәбәр итте.

14 майда кичке алтыда М5 «Урал» юлының 1070нче километрында җиңел автомобиль йөк машинасына бәрелә. Авариядә җиңел машина йөртүчесе һәм аның өч пассажиры һәлак була. Якынча версия буенча, алда бара торган машинаны узарга чыккач, «ВАЗ-2112» каршы як полосага чыга һәм каршыга килә торган «КАМАЗ» машинасына бәрелә. диелә ведомство хәбәрендә.

 

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, җиңел машина белән 25 яшьлек егет идарә итә. Һәлак булган тагын ике егеткә 25 яшь, берсенә гыйнварда 29 яшь тулган.

Бәрелешү бик каты булу сәбәпле, «Камаз» җиңел машинаның бер өлешен «өзеп алган» диярлек. Мәетләрне тимер-томыр арасыннан аралап алырга туры килгән. «Камаз» йөртүчесенең сәламәтлеге турында хәбәр ителми.

Чыганак: Интертат

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kotochkych-avariyad-drt-yash-eget-lak-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса