Ике яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән
Фаҗигаләр

Ике яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән

Баланы Казанга Балалар Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

 Ике яшьлек бала Чаллыда торак йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ» га шәхси чыганак хәбәр итте.

Фаҗига 14 май алдыннан булган.

«Ир бала өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Башта ашыгыч ярдәм машинасында аны Чаллы хастаханәсенә алып киткәннәр, ә аннан шунда ук Казанга китергәннәр», – дип төгәллек кертте чыганак.

Хәзер бала Республика балалар клиник хастаханәсендә авыр хәлдә, ул аңында.

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев