Фаҗига: авариядә машина урталайга өзелгән
Фаҗигаләр

Фаҗига: авариядә машина урталайга өзелгән

Башкортстанның Нуриман районында Уфа-Иглин-Красная горка-Павловка (Байгилде авылы янында) юлының 34-нче километрында коточкыч юл һәлакәте була.

 Беренчел мәгълүматлар буенча, "Renault Logan"  белән идарә итүче 31 яшьлек водитель ВАЗ-2199 машинасы  (рульдә 41 яшьлек ир була) белән бәрелешә.    Авария нәтиҗәләре күңелсез: ике водитель дә фаҗига  урынында һәлак була.  4 пассажир дәваханәгә озатылган.    Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана. 

Автор: Ә. Шакирҗанова.

Чыганак: sterlegrad.ru Фото: УГИБДД МВД по РБ

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25092

фотоryazan.life


Нет комментариев