Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Энҗе Гаязова: " Авырып мәктәпкә бара алмаган бала җәмәгать урыннарында йөрмәсен, өйдә генә утырсын иде. "

Соңгы ике елда кешелек дөньясын тынгысызлаган коронавирус авыруының әледән-әле яңа ”дулкыннары” пәйда була.

“Омикрон” штаммының Россия чикләрен үтеп Татарстанга да килеп җитүе күпләребезгә мәгълүм. Бу көннәрдә хастаханә койкалары авырулар белән тулылана, аз гына төчкерү, йөткерү сизелсә дә һәркем табиблар янына ашыга. Балык Бистәсендә хәлләр ничегрәк тора соң? Балалар арасында авыручылар бармы? Вакцинация үзенең нәтиҗәләрен бирәме? Шул турыда сөйләвен сорап без район поликлиникасы мөдире Энҗе Шамил кызы Гаязовага мөрәҗәгать иттек.

- Энҗе Шамилевна, коронавирусның яңа «омикрон» штаммы алдагыларыннан ничек аерыла?  

- Коронавирусның яңа штаммы электән без белә торган ОРВИга охшаган. Температура күтәрелү белән берүк вакытта тамак, баш авыртуы, буыннар сызлавы күзәтелергә мөмкин. Кайбер очракларда тавыш карлыга. Коронавирусның әлеге штаммы бик зур тизлектә таралуы, йогышлы булуы белән башка “дулкыннардан” нык аерылып тора. Авыру янәшәсендә булучыларга ул берничә сәгатьтән үк күчәргә мөмкин. Соңгы атналарда район үзәк хастаханәсе ковид госпиталенең авырулар белән тулуы, тәүлек буена  “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыратуларның  тынып тормавы шуның белән аңлатыла. Тагын шунысы бар, моңа кадәр коронавирус белән авыручыларның ис, тәм сизмәве ачыкланса, “омикрон” штаммында ул күзәтелми диярлек. «Омикрон» штаммы, нигездә, авыруның өске сулыш юлларына зыян салуы белән билгеле. Шуңа күрә дә үзлегеңнән дәвалану һич тә ярамый.

- Аның өчен билгеле профилактик шартлар, таләпләр бардыр бит?

- Әлбәттә. Йокы бүлмәләрен даими җилләтеп тору, көн дәвамында 2 литрдан да ким булмаган су эчү профилактик чараларның берсе. Авыру кайбер кешеләрдә билгеләрсез дә узарга мөмкин. Шуңа күрә халык күп йөри торган урыннарга барудан тыелырга, элеккечә дистанция саклап, маскадан йөрүне үзеңә шарт итеп куярга кирәк. Хәзерге вакытта кешенең ковид белән авырыймы-юкмы икәнлеген ачыклау өчен хастаханәдә, “Ашыгыч ярдәм” бүлегендә экспресс-тестлар кулланыла. Әлеге тест авыруны 15 минут эчендә ачыкларга мөмкинлек бирә.

- Ишетүебезчә, “Омикрон” штаммы балаларны да читләп үтмәгән.

- Әйе, ни кызганыч, ковид балаларга да кагылды. Балалар бакчаларына йөрүче, мәктәпләрдә укучы балаларның ОРВИ билгеләренә охшаш авырулар белән район хастаханәсе табибларына мөрәҗәгать итүләре соңгы атналарда аеруча артты. Бу «Омикрон» штаммының йогышлы булу бәласе инде. Әти-әниләргә инфекция таралган бу чорда балаларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Авырып мәктәпкә бара алмаган бала җәмәгать урыннарында йөрмәсен, өйдә генә утырсын иде. Һәм температура күтәрелеп авыру билгеләре сизелсә, кичекмәстән хастаханәнең балалар табибына, я булмаса “Ашыгыч ярдәм”гә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуны онытмыйк, чирнең үзе генә түгел, нәтиҗәләре дә куркыныч.

Бүгенге көндә балалар өчен ковидка каршы районыбызга 100 доза “Спутник М” вакцинасы кайтарылды. Бу зурлар өчен билгеләнгән “Спутник V” препаратының биш тапкыр «җиңеләйтелгән» варианты. Бала организмында чиргә каршы антитәнчекләр барлыкка килсен өчен шул да җитә. Прививка өлкәннәрдәге кебек 21 көн интервал белән ясала.

– Ә ничә яшьтән башлап балаларга прививка ясатырга ярый?

– «Спутник М» препараты белән 12–17 яшьлек үсмерләргә прививка ясатырга мөмкин. 12–15 яшьлекләргә вакцинация уздыру өчен ата-ананың язмача рөхсәте кирәк. 15 яшьтән зуррак үсмерләр прививка ясату-ясатмау мәсьәләсен мөстәкыйль хәл итә алачак.

-Энҗе Шамилевна, вакцина ясату үзенең нәтиҗәләрен бирәме? “Омикрон” штаммына аның йогынтысы ничек?

--Коронавируска каршы прививка ясатучыларга әлеге авыру кабат эләкмәс дип берәү дә гарантия бирә алмас иде. Әмма бу очракта шуны әйтеп китү кирәктер, вакцина ясаткан очракта авыру организмда күпкә җиңелрәк уза. Бу инде сыналган алым. Прививка ясатмаган өлкән яшьтәге гражданнар аеруча борчу уята, чөнки алар калганнарга караганда коронавирус китереп чыгарган өзлегүләргә күбрәк дучар булалар. Шуңа күрә һәркем дә үз сәламәтлегенә карата игътибарлы булсын иде. Авырмыйк! Үз-үзебезне, якыннарыбызны саклыйк!

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә элемтәдә булып газета укучыларыбызны бу хактагы мәгълүматлар белән таныштырып барырсыз дип ышанабыз.

Әңгәмәне Фәрвәз Каюмова язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса