Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Бер хатынны өмә вакытында яшен сугып үтергән

Күк күкрәп, яңгыр сибәли башлагач, өмәдә катнашучылар качарга урын эзләгән.

 Владимир өлкәсенең Гусь-Хрустальный шәһәрендә 60 яшьлек хатынны яшен сугып үтергән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Владимир өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Яшен сукты… Тикшерү бара. Кичә план буенча өмә иде. Күк күкрәде, яңгыр сибәли башлады, бөтен кеше качарга урын эзләде. Ул качарга өлгермәде. Гәүдәсен тапкан чакта ул исән булмаган инде», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

 

Шәһәр хакимияте мәрхүмәнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. «23 апрельдә бәхетсезлек очрагы аркасында Новская Ольга Борисовна һәлак булды. Ул Гусь-Хрустальный шәһәренең „Бердәм заказчы хезмәте“ муниципаль казна оешмасында капиталь төзелеш буенча баш белгеч булып эшли иде», диелә шәһәр администрациясе хәбәрендә.

Ольга Новскаяны тормыш сөючән, игелекле, бик яхшы кеше иде дип язалар.

Тулырак: http://tulachi.ru/news/glavnyie-novosti/ber-khatynny-m-vakytynda-yashen-sugyp-tergn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса