Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Балык Бистәсе районында булган янгыннарда 6 кешенең гомере өзелгән

 Агымдагы елда Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә 33 янгын теркәлде.

 Ә узган елның бу чорынада 34 янгын булган. Иң аянычы, быел янгыннарда 6 кешенең гомере өзелде. Кеше үлеменә китергән янгыннар Тәберде Чаллысы, Яңа Арыш, Корноухово, Анатыш, Биектау авылларында булды.

Бу янгыннар нигездә тиешле таләпләр буенча салынмаган яки төзек булмаган мичләрдән, төтен суыргычлардан файдалану, газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу, тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү нәтиҗәсендә килеп чыкканннар.

Әгәр әлеге йортлар автоном янгын кисәткечләре белән җиһазландырылган булса, янгыннарда кешеләрнең һәлак булу очраклары кимрәк булыр иде әлбәттә. Алар бина эчендә төтен чыга башлауга тавыш сигналы бирәләр. Янгын кисәткечләр практикада да нәтиҗәлелекләрен күрсәткәннәр инде. Әйтик, 2020 елның ноябрь һәм декабрь айларында торак йортларда чыккан 2 янгында шундый приборларның хәбәр бирүе нәтиҗәсендә хуҗалар янгынны үзвакытында күреп аллалар. Бу исә 4 баланың гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса