Азнакай районында фаҗигале рәвештә әби белән оныгы үлгән
Фаҗигаләр

Азнакай районында фаҗигале рәвештә әби белән оныгы үлгән

Азнакай районында «Лада» автомобиле 59 яшьлек хатын-кыз һәм аның 8 яшьлек оныгын бәрдергән.

 Әби еблән онык икесе дә шунда ук үлгән. «Татар-информ» язуынча, кичә көндезге өчләр тирәсендә Чемодур авылында «Лада Гранта» автомобилен идарә итүче 29 яшьлек ир-ат зур тизлектә юл читенә чыккан һәм 59 яшьлек хатын-кыз белән аның оныгын таптаткан.   Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре авариянең нечкәлекләрен ачыклый.  

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24040

фотоngs70.ru


Нет комментариев