Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Авариядә ике бала анасы үлгән

Башкортстанның Бакалы районында үлем белән тәмамланган авария булган.

Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы автоюлының 132нче километрында өч җиңел машина бәрелешкән. Башкортстанның Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматлары буенча, “Хендай Солярис” водителе дистанцияне бозган һәм бер юнәлештә баручы “Лада Гранта”га бәрелгән. Бәрелүдән автомобиль каршы полосага чыгып очкан.

Бу вакытта каршы полосадан “Дэу Матиз” килгән. Аның руле артында 25 яшьлек ханым булган.   Ике бала анасы урында ук җан биргән. Алты һәм өч яшьлек балаларны дәваханәгә алып киткәннәр.   “Балаларның хәле тотрыклы”, – дигән “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына полиция капитаны Илмир Габдрахимов.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31957

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса