Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Авария ике яшь кешенең гомерен өзде

31 гыйнварда М-7 трассасында Кушнаренко районында булган юл-транспорт һәлакәте ике яшь кешенең гомерен өзде.

Федераль автомобиль юлында олы йөк машинасы белән "Лада Гранта" автомобиле бәрелеште. Йөк машинасы руле артында Алабугадан 57 яшьлек водитель булган. Ул кинәт каршы як хәрәкәткә чыккан. Нәтиҗәдә бәрелешү шулкадәр көчле була ки, җиңел автомобиль тимер өеменә әверелә. "Гранта"ның 19 яшьлек водителе шунда ук һәлак була, 18 яшьлек пассажирның гомере дәваханәдә өзелә.  

"Гранта"ның тагын да ике пассажирын Уфаның 22 нче дәваханәсенә озаталар. Йөк машинасы водителе йөрәк өянәге белән Кушнаренко үзәк район дәваханәсенә салынган.   Илеш районы яшьләре колледждагы тулай торакларына юл тотканнар. Бүген алар укырга барырга тиеш булганнар.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31911

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса