Арча станциясендә куркыныч фаҗига булган
Фаҗигаләр

Арча станциясендә куркыныч фаҗига булган

Арча станциясендә яшь хатын-кыз товар поезды астында калып һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ”га фаҗиганең шаһитләре хәбәр итте.

Агентлык язуынча, кичә, кичке сәгать дүрттә Арча тимер юл станциясенең бер юлында товар поезды хатын-кызны бәрдергән.

 

Шаһитләр сүзләренчә, хатын-кыз поезд астыннан шуышып чыгарга теләгән. Һәм шул мизгелдә поезд кузгалып киткән. Хатын-кыз урында ук вафат булган.

 фотоru.sputniknewslv.com

http://matbugat.ru/news/?id=23235

 


Нет комментариев