Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

11 кешене берьюлы яшен суккан

Узган ялларда Һиндстанның Джайпур шәһәрендә коточкыч хәл булган: селфи ясаучы 11 кешене берьюлы яшен суккан.

 «Би-би-си» хәбәр итүенчә, 11 июльдә 30 кешедән торган туристлар төркеме Раджастан штаты башкаласындагы борынгы Амер фортының каравыл башнясына менгән. Биредә ул бик популяр урын санала. Һава торышы начар булуына карамастан, туристлар билгеле крепость фонында селфи төшмәкче була. Яшен форт башняларының берсенә – туристлар басып торган урынга суккан, 11 кеше шунда ук һәлак булган.

Тән җәрәхәтләре алучыларның авыр хәлдәгеләре дә бар. Аларны дәваханәгә озатканнар. Яшен атканнан соң башняның стеналары җимерелеп төшкән. Чыганак хәбәр итүенчә, кайбер кешеләр җимереклекләр астында калып һәлак булган. Алар - башлыча, хатын-кызлар һәм балалар.

Яңгырлар сезонында Төньяк Һиндстанда яшен сугудан ел саен йөзләгән кеше һәлак була икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса