Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Галина Толстова: " Балалар йолаларны белсә, киләчәк буын да беләчәк бит"

Бирдебәк авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче Евдокия Толстова җитәкчелегендәге “Айбагыр” балалар фольклор коллективы шушы көннәрдә  бәйгедә җиңү яулады. Алар “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашып, лауреат дипломына ия булды.

-Агымдагы елны әлеге бәйге онлайн оештырылды. Без Үри авылында керәшен халкының элек-электән килгән Раштуа бәйрәмендә үтә торган “Акча җыю” күренешен эшләдек. Аны уеннар-җырлар белән ясап видеога төшердек һәм бәйгегә җибәрдек. Бу күренештә фольклорга йөрүче балалар һәм авыл әбие Галина Иванова катнашты. Бик күңелле килеп чыкты, - дип сөйләде  Евдокия Толстова.

“Айбагыр” балалар фольклоры моннан берничә ел элек эшчәнлеген башлап җибәрә. Бирегә ундүрт яшькәчә кадәрге керәшен һәм татар балалары йөри. Барлыгы ун бала - өч малай, җиде кыз. Иң кечкенәсенә ун, ә иң олысына ундүрт яшь. “Әлеге  фольклорга йөрүче балалар белән Үри авылы керәшен халкының гореф-гадәтләрен, йола бәйрәмнәрен, җырларын, биюләрен өлкән буыннан өйрәнәбез. Аннан авыл халкына күрсәтәбез. Район һәм республикакүләм оештырылган бәйгеләрдә, фестивальләрдә ел саен катнашырга тырышабыз. Беренче төркем балаларны гореф-гадәтләргә нигезләнгән җыр-биюләргә өйрәттем. Алар белән хәзер зур концертлар гына эшлибез. Әлеге  икенче төркемне бер ел элек оештырдым. Агымдагы елда тагын бер йоланы өйрәнергә максат итеп куйдык”,-ди җитәкче. “Мин әлеге фольклорга җиде яшьтән йөри башладым. Биредә бик ошый. Җырлар өйрәнәбез. Атна саен клубка җыелып аларны кабатлыйбыз. Укудан буш вакытларымда дусларым белән биредә очрашырга, яңадан-яңа җырлар өйрәнергә яратам мин”,- ди   Аделина Архипова. “Кызым фольклорга бик теләп йөри. Балаларыбызның гореф-гадәтләр, йолаларны өйрәнеп үсүенә бик сөенәбез. Бездән карап өйрәнсеннәр дип, өлкәннәр белән Нардуган бәйрәменә чыктык әле. Алар йолаларны белсә, киләчәк буын да беләчәк бит”, - дип сөйләде Лиананың әнисе Галина Толстова.

Авылның өлкән кешесе Галина Иванова, Мария Новикова балаларга җырларны өйрәнергә ярдәм итә икән. Әлеге фольклор матур чыгышларыннан тыш милли киемнәре белән дә игътибарга лаек. Киемнәр мәсьәләсенә килгәндә, олырак балалар өчен авыл халкының әби-бабайларыннан сакланып калган музейга тапшырылган кием-салымнарны кулланалар алар. Ә кече яшьтәге балалар өчен җитәкчеләре Евдокия Толстова үз хисабына тектертә икән. Дүрт балага – ике кыз һәм ике малайга киемне Мамадыш районында керәшен киемнәрен тегүчегә заказ биреп эшләткән.

Минемчә, әлеге фольклор эше дәвамлы, киләчәге өметле булыр. Тагын югарырак уңышлары белән сөендереп торыр.

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса