Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Иван Токранов бәхетенә  үзе юл салган

     «Һәр ир-ат йорт төзергә, агач утыртырга һәм ул үстерергә тиеш», - дигән гыйбарә бар халыкта.

    Әлеге күзлектән караганда Иван Иванович Токранов инде барысын да үтәгән: үз куллары белән үстергән берничә бакча, ике улы, кызы, уңай мохитле йорты бар.

    Иван Иванович - күпләр өчен безнең районда гына түгел, аннан читтә дә таныш кеше: кемдер аның белән авыл хуҗалыгында эшләгән, кемдер шәхси сораулары һәм гозере буенча очрашкан. Аның йорты ишекләре кунакларга һәм ярдәм сораучыларга һәрвакыт ачык, сүз һәм эш белән ярдәм итәргә әзер. Тырыш хезмәт һәм сыйфатлы башкарылган эш һәрвакыт яхшы нәтиҗәләр биргәнен, ә авырлыклар характерны чыныктыруы аның мисалында ачык күренә.

    Иван Иванович Токранов 1950 елның 15 сентябрендә Иванай авылында туа. Тугыз бала арасында бишенче бала. Әтисе-укытучы Иван Захарович Токранов, әнисе Прасковья Матвеевна колхозчы. Алар балачактан ук туган җиргә һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбиялиләр – балалар хуҗалыкта ярдәм итәләр, бөтен эшне бергә эшлиләр. 4-5 сыйныфта ук  колхозда булыша, ындыр табагында эшли, амбарга ашлык ташый, бәрәңге басуын сөрә, салам тарттыра.

    Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлап, Котлы Бөкәш урта мәктәбенә күчә. Ә һөнәр сайларга вакыт җиткәч, әтисе киңәшенә колак сала - ул инженер эшен сайларга тәкъдим итә. Токрановларның зур гаиләсендә мондый кирәкле һөнәр вәкилләре юк иде әле.

    Яхшы мәктәп белеме һәм хезмәт сөючәнлеге аңа Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керергә мөмкинлек бирә. Укуны өстәмә эш белән бергә алып барырга туры килгән. Ул вакытта беркемгә дә  җиңел булмаган.

    1973 елның августында институтны уңышлы тәмамлап, яшь белгеч туган районына кайта. Рус Әшнәгендәге «Знамя коммунизма» колхозында механик булып эшли башлый. Биредә ул алган белемнәрен практикада куллана, үзен яхшы яктан күрсәтә. Һәм ярты елдан соң Иван «Фрунзе» колхозына баш инженер вазыйфасына күчерелә. Биредә алты ел дәвамында тәҗрибә туплап кына калмыйча, белгеч буларак үсә, булачак хатыны Екатерина – шул ук колхозның бухгалтеры белән таныша. Яшь пар 1975 елда өйләнешә, шунда ук Шумково авылында аларның уллары туа.

    1980 елда эш буенча күчүләр чоры башлана. Иван Иванович «Ленинская искра» совхозына партоешма секретаре, аннан Балык Бистәсе «Сельхозтехника» оешмасында матди - техник тәэмин итү буенча идарәче урынбасары итеп күчерелә. 1985 елда аны янәдән Шумковога «Фрунзе» колхозы рәисе итеп сайлыйлар. 1990 елда гаиләсе ишәйгән Иван Токранов (моңа кадәр гаиләдә кыз туган) район «Сельхозтехника» берләшмәсенә җитәкче итеп билгеләнә. Ул анда 13 ел дәвамында эшли. Биредә ул чорда 600 кеше эшли, колхозларга һәм совхозларга техниканы ремонтлауда, терлек азыгы әзерләүдә һәм төрле йөкләр ташуда ярдәм күрсәтелә. Иван Иванович җаваплы җитәкче буларак үз үрнәгендә ничек эшләргә кирәклеген күрсәтә.

    Хезмәттәшләре һәм иптәшләре Иван Ивановичны кырыс, әмма гадел, дип әйтәләр. Дөреслек өчен ахыргача көрәшергә әзер, сүзгә дә кешегә керми, һәрвакыт дөресен күзгә карап әйтә. Ялкаулыкны сөйми. Бик таләпчән, әмма беренче чиратта үз-үзенә. Кемнең кем булуына карамастан кешегә беренче чиратта шәхес буларак карый. Менә шуңа күрә Иван Иванович яхшы җитәкче булган һәм шулай булып кала да.

    Авыл хуҗалыгында эшләү-авыр хезмәт һәм зур җаваплылык. Эш еллары эзсез узмый - 2003 елда сәламәтлеге буенча Иван Иванович «Сельхозтехника» дан китәргә мәҗбүр була. Чөнки мондый зур коллектив белән идарә итү  күп көч сорый. Балык Бистәсе икмәк кабул итү пунктын җитәкли, аннан берничә ел «Альянс» оешмасында арбитраж идарәчесе була.

    Иван Иванович һәрвакыт тулы көчкә эшләде. Хезмәтләре өчен аңа «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем, шулай ук күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

    Хәзерге вакытта Иван Иванович лаеклы ялда, бакчачылык белән шөгыльләнә, тормыш иптәшенә булыша, оныклар тәрбияләүдә ярдәм итә.

    Үзе әйтүенчә, аңа һәрвакыт яшьләр белән эшләү ошый. Һөнәре буенча түгел, ә сәләте буенча искиткеч тәрбияче. Бу эштә әтисе – ТАССРның атказанган укытучысы Иван Захарович үрнәге зур роль уйнады. Абыйлары Георгий, апалары Анна, Людмила, Анастасия һәм күп кенә туганнары аның үрнәгендә укытучылар династиясен дәвам иттеләр. Иван Иванович авыл хуҗалыгында эшләргә теләгән яшьләргә профессионал булырга ярдәм иткән.

    Иван Иванович җирдә хезмәт куярга үз улларын да өйрәтте. Алар да җәй көннәрендә колхозда, кайчандыр әтиләре хезмәт куйган кебек эшлиләр. Бу аларга киләчәктә дә ярдәм итте, туган җиргә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләде. Хәзер чиратта оныклар. Әмма ул аларны үзенең башка шөгыленә, бакчачылыкка өйрәтә. Аның бакчасында берничә сорт алма, груша һәм слива, облепиха, төче чия (черешня) һәм хәтта чикләвек куагы үсә. Иван Ивановичның бакчага булган игътибары  аңа җавап буларак зур уңыш бирә.

    Тагын бер мавыгуы – сәяхәт. Ул ил буенча һәм читтә  актив ял итү рәвеше алып бара. Бу кешеләр белән танышырга һәм аралашырга, яңалыкларны белергә мөмкинлек бирә.

    Тормыш юлында Иван Ивановичның һәрчак тугры юлдашы аның хатыны Екатерина булган. Ул аңа барлык башлангычларда да ярдәм итте, көнкүрешне алып барды, балалар үстерде. Алар йортында һәрвакыт уңайлы – монда кунакларны ачык йөз белән каршы алалар, киңәшләре белән булышалар, тәҗрибә уртаклашалар, ярдәм итәләр. Әти-әниләр үз балалары өчен һәрвакыт яхшы үрнәк булдылар – хәзер инде улларының да үз гаиләләре бар. Өлкән улы Вячеслав - Балык Бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Валерий-Казанда «Эвара» җәмгыяте директоры, кызы Наталия – Мәскәүдәге телеканалда digital бүлеге җитәкчесе. Иван Иванович-биш тапкыр бабай.

    Иван балаларын һәм оныкларын нинди генә катлаулы булмасын эштән курыкмаска өйрәтә. Хезмәт сөючәнлек һәм үҗәтлек тормышта һәрчак ярдәм итә, ә җир – бу очракта ашата. Тик нәрсәгә дә булса тотынсаң, ахырына кадәр җиткерергә кирәк!

    Быел Иван Ивановичка 70 яшь тулды. Бу саннар гына түгел. Алар артында - тырыш хезмәт еллары, йокысыз төннәр, борчылулар, югалтулар, әмма шул ук вакытта бәхетле мизгелләр дә күп булды. Һәр ел - зирәклек, акыл һәм тәҗрибә белән ныгытылган.Хәзер исә ул бик теләп аларны балалары, оныклары белән уртаклаша. Элек андый кешеләрне аксакаллар, тәҗрибәле, зирәк, хөрмәтле кешеләр дип йөрткәннәр. Алар өчен иң кыйммәтлесе - дөреслек, гаделлек һәм гаилә.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама