«Бергэ булдырабыз» проекты кайтавазы буларак 21 апрельдә «Акчарлак» балалар һәм яшүсмерләр приюты Кызыл Йолдыз урман хужалыгыннан килгән кунакларны кабул итте.
Беренче чиратта приют жҗтәкчесе Илгизәр Альбирт улы аларны приюта тәрбияләнүче балаларның яшәү шартлары белән таныштырды. Аннан сон приютның спорт һәм саләмәтләрдерү үзәгенә юл тоттылар.
Элеге урман хуҗалыгы житәкчесе Камил Ахат улы Газизов шушы проект кысаларында балаларны олы тормышка аяк басуга һәм һөнәр сайларга булышу максатыннан агач эшләнмәләр ясау өчен, шулай ук спорт мәйданчыгын әйләндереп алу очен агач материаллар белән ярдәм итте.
Киләчәктә приюта тәрбияләнүче баларга ярдәм итү йөзеннән һәм урман хужалыгы эшчәнлеге белән танышу, агач утырту серләренә төшендерү өчен приют һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы арасында килешу төзелде. Бу исә, балаларга экологик тәрбия биругә һәм аларга матурлыкны курә белергә өйрәтәчәк.
Ахырда приют җитәкчесе Илгизәр Альбирт улы кунакларга Рәхмәт хаты тапшырды.
Гөлфия Амирова,
«Акчарлак» приюты хезмәткәре.
Нет комментариев