Казанда яшәүче Рәмзия һәм Илдар Мушараповлар 50 ел бәхетле гомер кичерә. Гомер узганын сизмәдек тә, ди алар.
– Шулкадәр тиз узды гомеребез. Без – телефон аша танышкан кешеләр. Мин телефон станциясендә эшли идем. Илдар шунда шалтыратты да, без танышып киттек. Шөкер, ике кыз үстердек. Алар икесе дә Мәскәүдә яши, инде оныклар үсеп бетте, – ди Рәмзия апа.
– Тормышта бер-береңне аңлап яшәү кирәк. Илдар абыең миңа гел терәк булды. Гаиләне саклар өчен сабырлык, бер-береңне хөрмәт итү бик мөһим. Аңлашып яшәү бик рәхәт.
Алар бүген кабат яшьлекләренә кайтып телемарафонда алтын туйларын рәсмиләштерделәр. Балдаклар алыштылар.
Нет комментариев