Татарстанлылар дәвалануга тоткан акчаларының 20 мең сумга якынын кире кайтара алалар
Җәмгыять

Татарстанлылар дәвалануга тоткан акчаларының 20 мең сумга якынын кире кайтара алалар

Татарстанда үз акчасына медицина хезмәтләре өчен түләгән гражданнар чыгымнарының бер өлешен салым тотып калу рәвешендә кире кайтара ала.

Бу дәвалануга, стоматология хезмәтләренә һәм табиб билгеләгән даруларга тотылган акчага кагыла.

Салым тотып калуны үзең, ата-анаң, тормыш иптәшең һәм балаларың өчен түләнгән медицина хезмәтләре буенча рәсмиләштерергә мөмкин.   Гадәти дәвалану өчен елына 150 мең сумга кадәрге чыгым исәпкә алына.

Шулай итеп, иң күбе 19,5 мең сум кире кайтарырга мөмкин.   Кыйммәтле дәвалау өчен 150 мең сумлык чикләү юк - бу очракта тотылган чыгымнарның 13 процентын кайтарырга мөмкин. Акчаны Федераль салым хезмәте аша 3-НДФЛ декларациясе белән, эш бирүче аша яки салым хезмәтенең шәхси кабинеты ярдәмендә рәсмиләштерергә була.

 


Нет комментариев