Күңелсез хәл Әлмәт районының Калейкино авылында Яшьләр урамы 44нче йорт каршында килеп чыккан. Бу хакта Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Мескен сөтлебикә кичә кичке якта коега төшкән. Коткаручылар трактор һәм аркан ярдәмендә аны "тоткын"нан коткарганнар.

Реклама
Төрле тән җәрәхәтләре алган һәм булган хәлдән өреккән хайванны исән-сау килеш хуҗасына тапшырганнар.
Фото:Татар-информ

Нет комментариев