Эч пошканнан телевизор каршында пультны кулга тотып, каналларын күчереп утырганда «Мәйдан» каналыннан Мирсәет Сөнгатуллин башкаруында «Ялгыз калмагыз» дигән җырны тыңларга туры килде. Бу җыр пар канатның сыңарын югалтучыларга бик авыр тәэсир итә, йөрәктәге яраларны кабат кузгалта. Беренче тапкыр йөрәкнең актарылуы пар канатыңның дөньядан китүе һәм аны җир куенына үз кулларың...
Эч пошканнан телевизор каршында пультны кулга тотып, каналларын күчереп утырганда «Мәйдан» каналыннан Мирсәет Сөнгатуллин башкаруында «Ялгыз калмагыз» дигән җырны тыңларга туры килде. Бу җыр пар канатның сыңарын югалтучыларга бик авыр тәэсир итә, йөрәктәге яраларны кабат кузгалта. Беренче тапкыр йөрәкнең актарылуы пар канатыңның дөньядан китүе һәм аны җир куенына үз кулларың белән куеп калдыруың булса, икенчесе менә шундый җырлар тыңлагач, бугазыңа төер тыгыла, күзеңнән яшең бәреп чыга икән. Мондый хисне бары тик иң якын кешеләрен генә югалтканнар кичерә торгандыр. Бик авыр хис ул, исеңә төшкән саен синең йөрәгеңне урыныннан кузгатып исеңә төшереп тора.
57 ел гомеребезне иңгә-иң куеп, тигез гомер итеп, тормыш авырлыкларында бер-беребезгә терәк булып, авырын җиңеллек белән бергә үткәреп, картлык көннәребездә куанып яшәп ятканда, өченче февраль күген минем өчен кара болыт каплады. Карчыгым Фәридә мине калдырып, бакыйлыкка күчте. Больницаларда ятып, рәтләнеп кайттык дип куанып йөргәндә, кайтканның икенче көнендә, йокларга әзерләнеп йөргәндә җиңел генә мәңгелек йокыга талды. Бу юлларны тыныч кына яза алмыйм, бугазга төер килеп тыгыла. Хәзер үземә Аллаһыдан сабырлыклар сорап, аның рухына догалар кылып яшисе генә калды.
2008нче елда район үзәгенә барып, бергә яшәвебезнең 50 еллыгын үткәреп йөргән идек, телевидениедә дә тапшыру биргәннәр иде. Аллаһ боерса, 60 еллыгыбызны да бергә каршы алырбыз әле дип өметләнеп йөргәндә, өметләребез челпәрәмә килде дә куйды. Адәм баласына бу дөньяны өч көнлек дөнья дип әйтәләр ич, дөресе дә шулай килеп чыга. Безнең балачак сугыш вакытына туры килде. Сугыштан соңгы юклыкка үсмер чаклар эләкте. Тормыш йөген тартып бара-бара, картлык гомеренә дә килеп җиттек. Үткән гомереңнең артына борылып карыйсың да, үткән вакытларыңны сагынып куясың, мәгәр авыр булса да. Икебез дә тырышып эшләдек, эшебездә мактаулы булдык, йорт-җирләребезне төзедек. Эш эшләсәк, бергә киңәшләшеп, тактаның бер башыннан мин тотсам, икенче башыннан ул тота иде. Балалар үстердек, тормыш ваклыкларына бирешмәдек, ике арада чыккан низагларны тышка чыгармадык, серләребез уртак иде, авылдашларыбыз алдында йөзебез ак булды, туганнар, күрше-күлән белән әйбәт яшәдек. Малайларга да йорт-җир төзеп, башка чыгардык. Хәзерге көндә төпчек улым, килен, ике онык белән яшәп ятыш. Ярый әле янымда алар бар.
Фәридәм бик сагындыра шул, ичмасам, төшләремә дә керми, төшләремдә күрсәм дә, әзрәк юаныр идем әле. Урыны тынычтыр, күрәсең. Ошбу язмам аның рухына дога булып барып ирешсә иде. Башкаларга да гыйбрәт булсын дип язам, язарга авыр булса да. Исән вакытта бер-берегезнең кадерен белегез, канатларың каерылса, шуннан соң үткән гомереңнең ничек үткәнен күз алдыңнан үткәрә башлыйсың. Аллаһка шөкер, начар яшәмәдек, шуның өчендер дә бер дә күңелдән чыгарып булмый, үткәннәр күз алдыннан китми, йөрәк сыкрый, бик сагындыра.
http://beznen.ru/basma/2015-15/par-kanatimni-yugalttim/
фото интернет чыганаклардан алынды.
Нет комментариев