Россия Социаль фонды гражданнарга түләүләр һәм социаль хезмәтләр күрсәтү системасын камилләштерүне дәвам итә, аларны алу мөмкинлеген мөмкин кадәр уңайлы итү эшләре алып бара.
Бүгенге көндә күп кенә түләүләр шәхси мөрәҗәгатьсез билгеләнә, ә кайбер социаль гарантияләр аналарга гына түгел, әтиләргә һәм гаиләнең башка әгъзаларына да кагыла.
Инвалидлык буенча пенсия билгеләү тәртибе, бала карау өчен бирелә торган ял һәм хисап тапшыру срокларын бозган өчен эш бирүчеләрнең җаваплылыгы турында без Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фондының Балык Бистәсе районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе Минзия Усман кызы Вәлиева белән сөйләштек.
— Минзия Усмановна, инвалидлык буенча пенсия бүген ничек билгеләнә?
— Татарстан Республикасында Россия Социаль фонды гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка гына инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр рәсмиләштерә. Нигез булып медицина-социаль экспертиза бюросыннан килгән мәгълүматлар тора. Кирәкле белешмәләр алынгач, биш эш көне дәвамында пенсия билгеләнә. Билгеләнгән түләү турында хәбәрне гражданин «Госуслуги» порталындагы шәхси кабинетында яки почта аша ала.
Пенсияне кеше моңарчы Социаль фондтан нинди ысул белән алса, шулай ук китереп бирәләр. Әгәр гражданин моңарчы СФРдан бернинди түләүләр дә алмаган икән, аңа пенсия китерү ысулын сайларга кирәк. Моны «Госуслуги»дагы шәхси кабинетта, Социаль фондның клиентлар хезмәтендә яки МФЦда эшләргә мөмкин. Шәхсән яки законлы вәкил аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
— Инвалидлыгы булган гражданнарга тагын нинди түләүләр автомат рәвештә билгеләнә?
— Пенсиядән тыш, Социаль фонд ай саен бирелә торган акчалата түләүне (ЕДВ), шулай ук социаль хезмәтләр җыелмасын автомат рәвештә билгели.
Аңа кирәкле дару препаратлары белән тәэмин итү, шифаханә-курорт дәвалануы һәм җәмәгать транспортында шәһәр яны элемтәсе өчен бушлай йөрү керә. Инвалидлык буенча пенсия инвалидлык билгеләнгәнче пенсионер булмаган гражданнарга бирелә. Әгәр инде пенсия алучы кешегә инвалидлык куела икән, аңа ЕДВ автомат рәвештә билгеләнә. Кайбер категория гражданнарга ике пенсияне — инвалидлык буенча дәүләт пенсиясен һәм картлык буенча иминият пенсиясен берьюлы алу хокукы каралган.
Аларга, аерым алганда, Бөек Ватан сугышы ветераннары, блокададагы Ленинградта яшәүчеләр һәм хәрби җәрәхәт аркасында инвалидлык алган гражданнар керә.
— Бүген ата-аналарга ярдәм күрсәтүгә игътибар артканнан-арта бара. Әти кеше бала карау өчен ял рәсмиләштерә аламы?
— Әлбәттә. Бала карау өчен ялны аналар гына түгел, әтиләр дә рәсмиләштерә ала. Моның өчен эш бирүчегә ял бирү һәм пособие билгеләү турында гариза тапшырырга кирәк. Эш бирүче кирәкле белешмәләрне өч эш көне дәвамында Социаль фондка тапшыра.
Пособие ун эш көне дәвамында билгеләнә һәм балага яшь ярым тулганчы түләнә. 2026 елда пособиенең минималь күләме аена 10 837 сум, максималь күләме — 83 021 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта 2024 елдан башлап әти кеше бала карау өчен ялда була торып, тулы эш көне эшли ала һәм шул ук вакытта айлык пособиене алу хокукын саклый.
— Ата-аналардан тыш, мондый ялны тагын кемнәр рәсмиләштерә ала?
— Бала карау өчен ялны ана яки әти генә түгел, әби-бабай, башка туганнар яки опекун да рәсмиләштерә ала. Әгәр гаиләдә берьюлы игезәкләр яки өч игез бала туса, бала карау өчен ялга ике әти-әни дә китә ала. 2026 елның 1 гыйнварыннан һәр баланы карау чоры, аңа яшь ярым тулганчы, ата-ананың иминият стажына тулысынча исәпләнә.
Бу — гаиләләргә социаль ярдәмнең тагын бер мөһим чарасы.
— Ә ир-атлар арасында бала карау өчен ял рәсмиләштерү мөмкинлегеннән файдаланучылар еш очрыймы?
— Бүгенге көндә кайгыртуны үз өсләренә алучы әтиләр саны арта, һәм мондый практика киң тарала бара. Дәүләт гаиләләргә мондый мөмкинлек бирә һәм тиешле социаль гарантияләр белән тәэмин итә. Татарстанда инде өч меңнән артык әти бала карау өчен ял рәсмиләштергән. Бу ата-аналарның бирелгән мөмкинлекләрдән актив файдалануын күрсәтә.
— Эш бирүчеләргә кагылышлы аерым сорау бар. ЕФС-1 формасы буенча хисап тапшыру срокларын яки тәртибен бозган өчен нинди санкцияләр яный?
— Әгәр эш бирүче ЕФС-1 формасы буенча хисап тапшыру срокларын яки тәртибен бозса, аңа финанс санкцияләре кулланылырга мөмкин. Шул ук вакытта канун штраф күләмен киметү мөмкинлеген күздә тота. Таләп алынганнан соң беренче ун календарь көн дәвамында штрафны түләсәң, аның суммасы ике тапкырга кими. Бу кагыйдә «27-ФЗ номерлы Федераль закон»ның 17 маддәсендә каралган барлык төр финанс санкцияләренә кагыла. Билгеләнгән срокны үтәү мөһим, чөнки ташлама бары тик әлеге чорда штрафны үз теләгең белән түләгәндә генә бирелә. Срок үткән очракта, акча тулы күләмдә алына. Шулай ук, әгәр эш бирүчене җаваплылыкка тарту турындагы карар судта инде бәхәсләшеп бетерелә икән, ташлама кулланылмый.
— Хата хисапта эш бирүче тарафыннан үзе табылса, штрафтан бөтенләй котылып буламы?
— Әйе. Әгәр эш бирүче хисапта хатаны үзе табып, Россия Социаль фонды белгечләре тарафыннан ачыкланганчы төзәтелгән белешмәләрне юлласа, финанс санкцияләре кулланылмый. Әгәр исә эш бирүчегә фондтан хатаны төзәтү кирәклеге турында хәбәр килеп ирешсә, дөрес белешмәләрне биш эш көне дәвамында тапшыру шарт.
Бу штрафтан котылырга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә эш бирүчеләргә хисап әзерләгәндә игътибарлы булырга, билгеләнгән срокларны үтәргә һәм ачыкланган хаталарны вакытында төзәтергә кирәк.
Нет комментариев