Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында гөмер итүче Габдрафыйк белән Минерәйсә Хисмәтовлар бриллиант туйларын үткәрделәр
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында гөмер итүче Габдрафыйк белән Минерәйсә Хисмәтовлар бриллиант туйларын үткәрделәр

Җиһанның өр-яңадан ачылган чагын ярата алар. Кырларда бәбкә үләннәренең баш калкытканын, тузганак чәчәкләренең кояшка елмайганын күзәтү үзе бер хозурлык бирә. Ерак барасы түгел, әнә, иртән күзеңне ач та тәрәзәгә күз сал: җәйрәп яткан кырлар уч төбендәгедәй. Ишегалдыннан атлап капканы ачтың исә, йомшак яшел хәтфә аяк эзләреңне үбә кебек. Шушы нигездә...

--И-ии, узган гомер,--дип әйтеп куя Минерәйсә апа, картына шул чак күз атып, --кай арада сизелми дә үтеп китте диген. Күр инде су буендагы таллыкларны, узган ел арыш саламы шикелле сыек булсалар, быелгы язда тәмам буй җиткергәннәр.

--Гаҗәпләнерлек түгел,--дип карчыгы сүзен җөпли Габдрафыйк ага. -Таллар үсә, без олыгаябыз менә.

Кичкә керсәләр, әлеге дә баягы, сүз үткәннәргә тоташа. Ә тормыш иткәндә искә алырлык авыр чаклары да булмады түгел, һай, булды шул...

Икесе дә бер авылдан--Күгәрченнән алар. Туган нигезләре дә бер-берсеннән ерак түгел, кем әйтмешли, түбән очныкылар. Гелән бергә уйнап үсмәсәләр дә, күз күрмәгән ят та түгелләр. Сугыш башланган елны берсенә--4, икенчесенә 7 яшь булса да, утлы еллар авазы үзен сиздерми калмый. Әтиләрен фронтка озатканда әниләре итәгенә тагылып калган балалык чоры, соңрак зурлар белән беррәттән эшләрлек үсмерчакка тоташа. Кайда гына, нинди генә хезмәт куелмаган ул елларда--исәпләсәң исең китәрлек. Бүген шуларның эзе бирәчләнгән куллар, чаларган чәчләр, маңгайларга сызылган тирән буразналарда калган. Болары йөз-кыяфәттә булса, ә балалары, оныклары горурланырлык хезмәт--анысы инде бизмәннәргә сыймаслык. Габдрафыйк ага эшләгән чана-арбалар, матур итеп бөгелгән ат дугалары әле дә өлкән буынның хәтерендәдер. Нарат, юкәдән эшләнгән тәрәзә кысалары, йөзлекләр-алары заманында авылның йөзек кашына тиң булырлык. Өй, мунча миче чыгартыр өчен дә авыл халкының гозере аңа төшә.

--Төрле эш узды инде безнең кулдан, балам,--ди Габдрафыйк ага бу турыда сүз кузгатсаң. -Кырда чәчүен дә чәчтек, тимерчелектә дә эшләдем. Колхозда нинди эш кушсалар да, кире кагуны белмәдек.Олы юлдагы күперне төзүдә катнаштым, Трой-Урай күперен салдык, балык тотуда да эшләдем.Тормышны әнә шулай тир түгеп, хәләл хезмәт белән күтәрдек, Аллага шөкер.

"Арба тәгәрмәчләре, дугалар бөгүдә төп булышчым, уң кулым Минерәйсә иде",--ди ул. Чыннан да,тәгәрмәчләрне ясар өчен имән агачын кайнар суда тотып пешекләү, дугаларны бөгәр өчен күпме физик көч таләп ителгәненәлеге хезмәтне татып караганнар гына беләдер. Гозер белән каршыларына килгән берәүне дә кире бормый Хисмәтовлар. Болардан тыш Күгәрчен уртасында балкыган Фәйзерахман мәчетен салу, манарасын күтәрү кебек изге эшләр дә дә уза Габдрафыйк ага кулыннан.

Ул елларда колхозның гектарлап бүлеп бирелгән бәрәңге, чөгендерен эшкәртү исә Минерәйсә апа өлешенә тия.

--Хезмәттән җиксенмәдек. Балаларыбыз да булыштылар. Бүгенге көндә һәркайсының үз гаиләсе бар, 8 оныгыбыз, 9 оныкчыгыбыз үсә,--ди Минерәйсә апа. 11 май көнне ул үзе дә 80 яшен тутырган.

Эш сөючәнлек, тырышлык мирас булып балалары--Минегазиз, Рәфхәт, Әнисә, Вәгыйзгә күчкән. Бриллиант туйга җитеп, тигез гомер кичергән әти-әниләренә карата барысы да кадер-хөрмәтлеләр. Авылга, туган нигезгә сукмак өзелми. Тәрәзәдән күренгән кыр юлы аларны һәрчак әти-әниле йортка илтә.

Фәрвәз Каюмова.


Нет комментариев