, Бөек Ватан сугышы ветераны Шиһабетдин Мусин 90 яшь тулуы уңаеннан котлаулар кабул итте. Беренче булып ветеранны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән республиканың мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова котлады һәм юбилярга изге теләкләр юлламасы тапшырды. Мәдәниятны үстерү буенча Фондның башкаручы директоры Нурия Һашимова юбилярны Татарстан Республикасы...
, Бөек Ватан сугышы ветераны Шиһабетдин Мусин 90 яшь тулуы уңаеннан котлаулар кабул итте.
Беренче булып ветеранны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән республиканың мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова котлады һәм юбилярга изге теләкләр юлламасы тапшырды.
Мәдәниятны үстерү буенча Фондның башкаручы директоры Нурия Һашимова юбилярны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлап, истәлекле бүләк тапшырды.
Сугыштагы батырлыклары һәм күп еллык нәтиҗәле хезмәтләрен искә алып муниципаль район башлыгы Илһама Валеев исеменнән Балык Бистәсе район башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хабибуллин ветеранга чәчәкләр бүләк итте.
Шиһабетдин Гыльметдин улы үзенең хезмәт юлын урман каравылчысы булып башлап күмәк хуҗалыкта бригадир дәрәҗәсендә тәмамлый. Бөек Ватан сугышы фронтларныда сугыша. 5 бала тәрбиялиләр, күпсанлы оныклар һәм оныкчыклары бар. Ветеран сүзләренә караганда нәкъ менә ныклы гаилә, ышанычлы тыл аңа авыр тормыш елларында терәк булган.
Нет комментариев