Һәр елны район Сабантуе мәйданында балалар өчен матурлап бизәлгән мәйданчык эши. Быел аларны балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре Рамил Имамов һәм Эльвира Кәримуллина мавыктырды. Конкурс һәм уеннарны Фәридә Сәмиева оештырды.
Бәйрәм ата-аналар һәм балалар катнашында "Паровозик" уены белән башланды. Аннан малайлар һәм кызлар арасында аркан тартышу булды, аларны ата-аналар алыштырды.
Конкурс һәм җыр, шигырьләрне башкару чиратын балалар түземсезлек белән көттеләр. Ижевсктан кайткан Нелли җырлап кына калмыйча үзенең гимнастикада да уңышларын күрсәтте. Кунаклар ераклардан иде. Монда Казаннан, Сокуры якларыннан да кайтканнар. Сабантуй мәйданында үз көрәшчеләре дә бар иде. Фәридә Сәмиева таяк тартышу кебек ярышта оештырды. Нәкъ зурлар кебек капчык киеп, кашыктагы йомырка, көянтә белән йөгерделәр,чүлмәк ваттылар. Шулай ук балалар өчен төрле атракционнар эшләде. Машина-мотоциклда йөрергә, батутта сикерергә, үзеңнең мәргәнлегеңне сынап карага булды. Балаларга уен жетон бирелде бүләк бирелде. Ахырда аларны бүләккә алмаштырдылар.
Таңсылу Минһаҗева.
Нет комментариев